"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Экстремизм-ЮК! айлыгы кысаларында Светлана Жарова җитәкчелегендә 8 нче урта мәктәпнең “Бал кортлары” тимурчылар отряды «Без тынычлык өчен!» дигән чара үткәрделәр.
Чараның максаты: патриотизм хисләрен үстерү, экстремизм күренешләренә карата түземсезлек, гражданлык бердәмлеген ныгыту һәм милләтара мөнәсәбәтләрне, буыннар бәйләнешен булдыру иде.
Светлана Журова социаль хезмәт алучыларны сәламләп, 3«а» сыйныф укучыларының тимурчылар отряды эшчәнлеге белән таныштырды һәм терроризмга, экстремизмга каршы айлыкта катнашуларын билгеләп үтте.
Тимурчылар тынычлык, дуслык, игелеклелек, һәрбер кешене хөрмәт итү турында шигырьләр сөйләделәр, җир өстендә тыныч күк йөзе һәм бәхетле балачак булуын теләделәр. Социаль хезмәт алучыларны традицион булмаган рәсем техникасы ярдәмендә тынычлык өчен үз теләктәшлеген белдерергә чакырдылар. Балалар өлкәннәрнең кулларын ачык төсләргә буядылар һәм алар кәгазьдәге Җир шары рәсеме тирәсенә кулларындагы эзләрне калдырдылар. Кайбер катнашучылар үз кулларын төшереп, “Тынычлык» күгәрченнәрен кисеп, күмәк рәсемгә ябыштырдылар.
Өлкән буынның кечкенәләр белән иҗади хезмәттәшлеге, музыка астында «Һәрвакыт булсын кояш» җырына кушылып, бик мавыктыргыч һәм күңелле үтте.
Чарада 30 кеше катнашты.