“Экстремизмга-ЮК!” айлыгы кысаларында Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2019 елның 24 сентябрендә террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрелде.
Административ-хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Светлана Сало җәмәгать урыннарында, аерым алганда, социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, иясез сумка, пакет, тартма һәм башка шикле әйберләргә юлыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды.
Укулар барышында террорчылык акты янаган очракта хезмәткәрләрнең практик күнекмәләре, шикле предметны ачыклау ситуациясенә әзерлеге тикшерелде. Инструктаж үткәрү нәтиҗәләре буенча хезмәткәрләр үз вакытында террорчылык актын булдырмый калырга һәм тирә-юньдәгеләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итә алулары турындагы белемнәрен тагын бер кат яңарттылар. Ахырда “Террорчылык куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре”дигән социаль видеоролик каралды.