2019 елның 23 сентябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Җир планетасы без синең өчен җаваплы ” дигән экологик викторина булып узды.
Шөгыльнең максаты булып балаларда экология ягыннан белемнәрен формалаштыру, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү торды. Шөгыль әңгәмә белән башланып китте. Көндезге бүлек тәрбиячеләре туган төбәгебезнең тыюлык зоналары турында сөйләделәр, андагы кагыйдәләр белән таныштырдылар. Кызыл китапка кертелгән хайваннар, үсемлекләр турында белемнәр бирелде. Соңрак сораулар буенча викторина үткәрелде. Җиңүчегә бүләкләр тапшырылды.
Шөгыльдә 15 кеше катнашты.