2019 елның 20 сентябрендә "Лесная сказка" күңел ачу комплексында "Кабак бәйрәме" уздырылды, анда районның төрле оешмалары катнашты. Бәйрәмнең төп объекты кабак һәм аның белән бәйле бар нәрсә — ашау-эчүдән алып, әлеге яшелчә рәвешендәге кулдан эшләнгән әйберләргә кадәр булды. Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль хезмәткәрләре дә читтә калмады. Алар өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез белән бергә тәмле аш - су эшләнмәләре-пироглар, кабак бәлеше пешергәннәр. Бәйрәмгә килгән кунаклар аларның аш-су ашап карадылар. Бу чара өлкәннәребезгә бик ошады, алар вакытны күңелле үткәрделәр. Киләсе елда кабат катнашачакларын вәгъдә иттеләр.