2019 нчы елның 24 нче сентябрендә ГКУ "Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йорты "шәфкать" бүлекчәсендә тәрбияче Васильева Элла Рафаэль кызы «әкият иленә сәяхәт» дигән темага дәрес үткәрде.
Максат:
- Балаларда шатлыклы кәеф тудыру.
- Кулларның вак моторикасын үстерергә.
- Таныш әкиятләрдән персонажларны белергә өйрәтергә.
- Әкият геройларына карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Дәрестә өч бала катнашты. Дәрес уен формасында башланды, тәрбияче әкият китаплары белән таныштырды. Балаларга паровозикта әкиятләр буенча сәяхәткә чыгарга тәкъдим итте. Балалар әкият геройлары белән таныштылар, төрле битлекләр киделәр. Балалар күз алдында шул ук вакытта гаҗәпләнү дә булды. Тәрбияче ярдәме белән "аю колапый" уены уйналды, куллар моторикасын һәм тамаша хәтерен үстерделәр. Тәрбияче күңелле кәеф тудырды һәм әкият геройларына карата дустанә мөнәсәбәтне ныгытты. Дәрес кызыклы һәм бай эчтәлекле булды.