Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында социаль ярдәм алучылар “Минем дөнья чикләрсез» дип аталган фестивальдә катнашты

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

        Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында социаль ярдәм алучылар Мамадыш шәһәрендә үткән “Минем дөнья чикләрсез» дип аталган фестивальдә  катнашты.

       Барлык җыелган кешеләрне бәйрәм белән социаль сораулар буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Никитин Вадим Ильич, районның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Кекишева Наталья Викторовна котлады. Барлык иҗтимагый оешма әгъзалары исеменнән район җитәкчеләренә, депутатларга әлеге чараны үткәрергә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

       Фестиваль кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мастер-класслар үткәрелде. Алар өчен оештырылган ярышларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар. Бер генә катнашучы да игътибарсыз һәм истәлекле бүләксез калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International