Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” Якташларыбыз – Г.Тукай, Г.Бәширов, М.Мәһдиев, Г.Ахунов

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Арча районының 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә танып-белү дәресе үткәрелде.

Тәрбияләнүчеләргә Арча районыннан чыккан язучы һәм шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация тәкъдим ителде. Балалар аларның кыскача биографиясе һәм әсәрләре белән таныштылар.

Якташларыбыз – Г.Тукай, Г.Бәширов, М.Мәһдиев, Г.Ахунов һәм башкалар – татар әдәбиятын үстерүгә бик зур өлеш кертүчеләр. Алар үз әсәрләрендә чагылдырган темалар бүгенге көндә дә бик актуаль.

Тәрбияче Филсинә Гарәфиева әйтүенчә, мондый чаралар балаларда матур әдәбиятка кызыксыну уятуда, әхлакый сыйфатлар, туган якка, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүдә мөһим чара булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International