Яр Чаллы шәһәрендә “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, физик культура дәвалау буенча инструктор Зөһрә Закирова, социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова Мәдинә Хаҗарова, һәм психолог Чулпан Галләмова, “Дартс” уены буенча Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ярыш үткәрделәр.
Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, дартс уенын популярлаштыру һәм социаль хезмәт алучылар өчен бәйрәм кәефе тудыру иде.
Чара, Татарстан республикасы инвалидларының “Спорт хәрәкәте” төбәк иҗтимагый оешмасы һәм аның вәкиле Алексей Мулеев ярдәмендә уздырылды. Ярыш башланыр алдыннан оештыручылар барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр. Катнашучыларны да дартс уены кагыйдәләре белән таныштырдылар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрделәр. Барысына да дротикларны сынап карау мөмкинлеге бирелде һәм катнашучылар кызыклы уенга актив кушылдылар. Чара өлкән буын социаль хезмәт алучыларның җырлары белән үрелеп барды.
Баллар санына карап җиңүчеләрне билгеләделәр, аларга мактау грамоталары, медальләр тапшырдылар һәм татлы призлар бирделәр. Чара дуслык атмосферасында узды.
Турнирда катнашучылар уеннан һәм бер-берсе белән аралашудан канәгать калдылар.
Чарада 26 социаль хезмәт алучы катнашты.