12 сентябрь 2019ел. Актаныш картлар йортында тәрбияләнүчеләр Актаныш район үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният паркынада “Терроризм, экстремизмга юл юк!” исеме белән тематик чара уздырды. Шул темада китап күргәзмәсе эшләде, күзәтү ясалды, әңгәмә алып барылды. Сөйләшү барышында кешелек дөньясындагы глобаль проблемаларның берсе булган “Ничек итеп сәламәт яшәү рәвеше алып барырга?”, “Ни өчен наркомания юлына басалар?” “Террористлык, экстремистлык кайдан килеп чыга?” дигән сорауларга җаваплар эзләнде. Шул теманы яктырткан шигырьләр укылды. Өлкәннәребез сорауларга җавап бирделәр һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылды.