Яңа Чишмә Картлар йортында яшәүчеләрне
өлкәннәр көне белән котлау.
Өлкәннәр көнендә Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Картлар йортында яшәүче олыларга акыллылык, тәҗрибә, ныклык өчен рәхмәт белдереп хәйрия акциясе уңаеннан аларга бушлай чәчтараш хезмәтләре күрсәттеләр. Олы буын вәкилләренең тормышларын җиңеләйтү, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү, аларның гомер көзләрен ягымлы итү – яшь буынның бурычы булып тора, чөнки өлкәннәрнең батырлыгы аркасында безнең күкләребез аяз, илләребез тыныч.