«Кешеләргә шатлык бүләк ит» акциясе

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Аксубай муниципаль районының «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр поселок урамына чыктылар һәм «Кешеләргә шатлык бүләк ит» дигән акция уздырдылар. Үз куллары белән ясалган открыткалар өлкән яшьтәге кешеләрнең күңеленә хуш килде. Аларга бирелгән игътибарга  җавап итеп, безнең тәрбияләнүчеләр аларның ихлас елмаюларын һәм җылы рәхмәт сүзләрен кабул итеп алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International