Арча “Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар Арча янгын сүндерү бүлекчәсендә булдылар.

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Арча “Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар Арча янгын сүндерү бүлекчәсендә булдылар. Анда караул начальнигы Рөcтэм Салихов  янгын сүндерүчеләрнең эше турында сөйләп,  аңлатып узды. Балалар үз күзләре белән махсус киемнәрне, җихазларны һәм техникаларны күрделәр. Киемнәрне кигән малайлар үзләрен чын янгын сүндерүчеләр кебек  тоя алдылар. Монда баларны янгын сүндерүчеләрнең      көтелмәгән хәлләрдә ничек эш итүләре белән таныштырдылар. Шулай ук,  Арча янгын сүндерү үзәгенең оешу  тарихы белән таныштылар. Йомгак ясап балаларга фильм күрсәттеләр.

 Тәрбияче Гузәлия Валеева сүзләре буенча, мондый экскурсияләр балаларга төрле һөнәрләр турында тулырак мәгълүмат бирә һәм  киләчәктә үзләренә һөнәр сайлауда ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International