Яшел Үзән муниципаль районындагы «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире һәм директор урынбасары өлкәннәр көне кысаларында төрле ведомстволар: социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды, сәламәтлек саклау учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар һәм ветераннар советы вәкилләре белән берлектә гражданнарны кабул итүдә катнаштылар.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар үзләрен кызыксындырган сорауларны ведомство вәкилләренә бирделәр һәм төгәл җаваплар алдылар.