«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкара өлкәннәр көне кысаларында 4 нче гомум белем бирү урта мәктәп укучылары өлкән буын социаль хезмәт алучыларына “Чын күңелдән!” дигән концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
Чараның максаты: бәйрәм кәефе булдыру, өлкән буынга карата хөрмәт тәрбияләү һәм буыннар арасында элемтәне, гореф-гадәтләрнең дәвамчанлыгын, милли мирасларны саклау иде.
Концерт программасында 50 укучы катнашты. 3-6 сыйныф укучылары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ләйсән Шәфыйкова, 5«б» сыйныф җитәкчесе, музыка укытучысы Илһамия Кәримова җитәкчелегендә дулкынландыргыч шигырьләр, җырлар аша, әби-бабайларга рәхмәт һәм тирән хөрмәт сүзләре җиткерделәр. Алар башкаруында илебез композиторларының соло һәм хор әсәрләре, халык җырлары өлкән буын кешеләренә яшәргә, кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте.
Резедә Хәйретдинова җитәкчелегендәге "Мизгел" хореография ансамбле татар көйләренә башкарган дәртле биюләр бәйрәмгә ямь өстәде. Балаларның иҗади программасы тамашачылар күңеленә хуш килде. Социаль хезмәт алучылар яшь артистларның чыгышларын хуплап, зур канәгатләнү белән аларны көчле алкышларга күмделәр.
Бу чара күңелле һәм истә калырлык атмосферада узды.
Чарада 39 кеше катнашты.