Интернат-йортларда ялгыз кешеләрдэ булуы

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Мохтаҗ һәм ялгыз өлкәннәр турында кайгырту җәмгыятебезнең аерылгысыз өлеше булып тора.  Өлкәннәр көненә багышланган ункөнлек кысаларында, социаль яклау бүлеге начальнигы Рәшитова З.А, "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Мухаметов С.М., район ветераннар Советы Президиумы әгъзасы Шәрәфиева Н. М., Азнакай районының Актүбә ш. т. б., Мөслим районы Мөслим авылында һәм Сарман районының Җәлил п. өлкәннәр өчен интернат-йортында булдылар.

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда яшәүче якташлар белән очрашу җылы дустанә атмосферада үтте. Якташлар район һәм Татарстан Республикасы үсешендәге яңалыклар белән кызыксынды. Аларга район башлыгы исеменнән азык-төлек җыелмасы тапшырылды. Әңгәмә барышында якташлар район җитәкчелегенә бик күп рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Өлкән яшьтәге кешеләрнең шат йөзләре һәм аларны киләчәктә карап чыгуларын сорап килүчеләр өчен әйтеп бетергесез бүләк булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International