«Демография» милли проекты кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәгендә “Бала табуга беренче әзерлек. Бала тапканчыга кадәр һәм бала тапканнан соң диета” дигән темага дәрес узды

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Бала табу чып-чынлап үзенчәлекле вакыйга, аңа әзерләнергә кирәк. Оптимистик кәеф һәм үз мөмкинлекләреңә ышану бала табуда гаять зур роль уйный.   «Демография» милли проекты кысаларында эшләп килүче «Аист көтәбез» клубында социаль эш буенча белгеч Анастасия Ильина “Бала табуга беренче әзерлек. Бала тапканчыга кадәр һәм бала тапканнан соң диета” дигән темага чираттагы дәрес үтте. Максат: организмның баланың туу вакыты җитү турында булган алдан хәбәрләре һәм периодлары турында, бала табуга кадәр һәм аннан соң дөрес туклану нормаларын үтәү турында мәгълүмат бирү.

Белгеч йөкле хатын-кызларга йөклелекнең уртача 280 көн (40 атна) дәвам итүен, һәм исәп-хисапның соңгы менструациянең беренче көненнән алып барыла икәне турында сөйләде. Әгәр бала 38 нче атнага кадәр туа икән, алар вакытыннан алда, ә 42 нче атнадан узса соң табылган ди санала. Әмма бала табуның тиз арада килеп чыгуына ишарәләүче билгеләр дә бар: җиңел сулыш, бүленешләрнең артуы, аналыкның тартылуы, билдә авырту барлыкка килү. Аннары хатын-кызлар бала табуның дәвамлылыгы турында видеоролик карадылар. Беренче бала тууның озынлыгы-12-14 сәгать, икенчеләренеке-6-8 сәгать. Йөкле хатын-кызлар белән шулай ук дөрес туклану темасы буенча да фикер алыштылар, чөнки ул йөклелек, бала үсеше өчен кирәкле шартларның берсе булып тора. Шуңа күрә йөклелек вакытында туклану режимын һәм рационны һичшиксез яңадан карарга кирәк.

Дәрес ахырында белгеч катнашучыларга йөклелек вакытында дөрес туклану турында белешмәлекләр таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International