Уңай эмоциональ атмосфера булдыру, күңелле ял итү максатыннан " «Орион» Яшьләр үзәге белгечләре 23 октябрьдә Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Балалар көлүе» исемле күңел ачу-уен программасын уздырдылар, анда 36 инвалид бала һәм 15 ата-ана катнашты. Бәйрәмнең төп геройлары - «Фиксики» мультигыннан Симка һәм чара кунагы Клоун Леля иде. Симка һәм Леля белән балалар сихерләнгән мультиклар илендә булдылар. Пазллар җыйдылар, мультфильмнарның төп геройларының исемнәрен атадылар, лабиринт буйлап йөрделәр, картинада яшерелгән уенчыкларны эзләделәр, бәйрәмгә сихер салган тылсымчыны тоттылар. Чара «Миньоны» исемле мультфильм белән тәмамланды. Балалар һәм ата-аналар бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алдылар.