"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Кич утыру” дигән татар халык фольклор кичәсе

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

 "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм 1 нче  китапханә хезмәткәре Гөлназ Фәрдиева “Кич утыру” дип исемләнгән татар халык фольклор кичәсе үткәрделәр.

Чараның максаты:  татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү һәм онытылып барган изге бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен хәтердә яңарту, саклау иде.

Һәр халыкның күп гасырлар дәвамында барлыкка килгән үз уникаль фольклор традицияләре, гореф-гадәтләре бар. Аларның тамырлары ерак үткәннәргә барып тоташа һәм бүгенге көндә милли бәйрәмнәр аша кире кайта. Бу гореф-гадәтләрнең символик теле бүген дә шәхеснең гармонияле яшәеше һәм милләтнең психологик сәламәтлеге өчен актуаль. Татар халкының милли мәдәнияте үзенең күп гасырлык тарихы белән кызыклы. Ул барлык кануннар һәм ритуалларны төгәл үтәп кенә үз тамырларын һәм мәдәниятен саклап кала алган. Монда татар халкының нәзакәтле үзенчәлеге – ата-бабаларының гореф-гадәтләренә һәм милли изгелекләренә карата хөрмәт чагыла.

Социаль хезмәт алучылар бу кичәдә үзләренең бала чактагы өлкән буыннан: әбиләр, бабайлардан алган наз һәм кайгыртучанлык кичерешләрен, кич утырулары турында искә төшереп сөйләделәр. Авыр хезмәт көненнән соң, алар уртак уеннар, мәзәк җырлар һәм түгәрәк биюләр ярдәмендә үз көчләрен, энергияләрен тулыландырганнар, ә кул эшләре шөгыле тынычланырга, тирә-юньдәгеләр белән уртак тел табарга ярдәм иткән.

Чарада катнашучылар татар халык җырларын, күңелле уеннар, җырлы-биюләр башкардылар. Бишек җырларын һәм яхшылык, бәхет турында бәетләрне искә төшерделәр. Гармунда башкарган борынгы көйләр гаҗәеп күңелле кич утыру атмосферасын тоерга,  уңай эмоцияләр, энергия алырга мөмкинлек бирде.

“Кич утыру” кичәсен татар халкының кул эшләре: тукымалар, бәйләгән борынгы әйберләр һәм мәдәният, гамәли сәнгать, гореф-гадәтләр, аш-су традицияләре турындагы китаплар күргәзмәсе тулыландырып торды.

Чарада 30 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International