Сарман районында «Балалар ышаныч телефоны» акциясе старт алды. Акциянең максаты: балигъ булмаганнарны авыр хәлләрдә ышаныч телефонына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мотивацияләү. Сарман районы «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге «Волонтер» берләшмәсе активистлары балаларга һәм өлкәннәргә ышаныч телефонының нәрсә икәнлеге, аның ни өчен кирәклеге, ышаныч телефонының эшләү принцибы турында сөйләделәр. Барлык катнашучыларга да балалар ышаныч телефоны номерлары белән мәгълүмати буклетлар, флаерлар һәм нигезләр өләшенде.