22.10.2019ел. Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Гөлнара Пряничникова «Бу кул балага сукмаячак » акциясен үткәрде. Акцияның максаты: җәмгыятның игътибарын балалар һәм яшүсмерләргә карата көч куллану җәлеп итү, балалар белән рәхимсез мөгамәләне кисәтү. Акциядә егерме ике өлкән кеше катнашты, шуларның алтысы социаль хезмәт алучылар.
Акция барышында катнашучыларга ватманда үз кулларынның эзен калдырырга тәкъдим ителде, шуның белән алар «Бу кул балага сукмаячак» дигән сүзләр астында язылдылар.
«Балаларга карата гаиләдә генә түгел, мәктәп , балалар бакчаларында , урамда, хастаханәләрдә көч куллану урын ала. Киресенчә, балаларга карата көч кулланырга юл куймаска тырышу, бу норма булмасын иде"- диде актив катнашучы».