Саба муниципаль районының «Тургай» приютында «Компьюшка» түгәрәге дәресләре

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Заманча тормышны компьютердан башка күз алдына да китереп булмый. Алар кешегә эштә, күңел ачу, мәгариф һәм фәнни тикшеренүләрдә ярдәм итә.

Балаларга һәм яшүсмерләргә компьютерлар нәрсә белән файдалы булырга мөмкин?

Беренчедән, заманча уен программалары арасында логиканы, фикерләүне, хәтерне үстерүче программалар күп.

Икенчедән, компьютерлы дәрес уен кебек кабул ителә.

Өченчедән, компьютер артында мөстәкыйль эшләү балаларда вак кул мускуллары һәм күрү–мотор координациясе үсешенә ярдәм итә.

Дүртенчедән, виртуаль дөнья буйлап сәяхәт итү мөмкинлеге туа.

“Компьютер” түгәрәге балаларны компьютер белеменә өйрәтү, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр турында белемнәрнең күзаллауларын киңәйтү, компьютердан файдаланырга өйрәтү максатыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International