2019 елның 23 октябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр яңа килгән балалар һәм аларның әти – әниләре белән уен – танышу үткәрделәр.
Уенның максаты- балаларны бер – берсе белән таныштыру, бер – береңә карата кызыксыну уяту һәм игелеклелек тәрбияләү.
Балалар психоэмоциональ бирем үтәделәр. Әйләнешкә бастылар һәм күршедә торган иптәшенә аың иниди яхшы булганын һәм аның нинди яхшы сыйфатлары бар икәнен сөйләделәр.
Уен ахырында балалар бер – берсенә сәламәтлек, хөрмәт белән аралашу, дусларның сүзләренә колак салып, конфликтлы ситуацияләрне тыныч хәл итәргә килештеләр.