Социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә гадәттән тыш хәл вакытында үз-үзеңне тоту буенча өйрәнүләр уздырылды

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында 2019 елның 31 октяберендә социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә гадәттән тыш хәл вакытында үз-үзеңне тоту буенча  өйрәнүләр уздырылды.

Өйрәнүләр башлану алдыннан янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы хезмәткәр тернәкләнү узучылар, эшләүче хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрде, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтте hәм сулыш органнарын агулы газлардан саклау әсбапларын ничек дөрес итеп кулланырга кирәклеген күрсәтеп китте.

Өйрәнүләр барышында барлык хезмәткәрләр дә сулыш органнарын саклау әсбапларын дөрес итеп киеп куллану тәртибен үзләштерделәр.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International