«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасының «Спорт хәрәкәте» инвалидларның Төбәк иҗтимагый оешмасы вәкиле Алексей Мулеев ярдәмендә бильярд уены буенча турнир узды.
Ял көннәре алдыннан «Зеленодольск механика көллияте» студентлары «Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән Хэллоуинны бәйрәм итүгә багышланган квест – уен үткәрделәр.
Нәрсә ул коррупция? Мәнфәгатьләр конфликты һәм хезмәткәрнең шәхси кызыксынуы төшенчәләре нәрсәне аңлата? «Рэхэт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең коррупциягә каршы сәясәтенең әлеге һәм башка кайбер төшенчәләре чираттагы мәртәбә хезмәт коллективы җыелышы барышында учреждение хезмәткәрләренә җиткерелде.
Кышкы чор һәм ягу сезоны башланыр алдыннан гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре белән берлектә янгын куркынычын булдырмас өчен, күп балалы гаиләләр һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр буенча профилактик рейдлар үткәрәләр.
2019 елның 31 октябрендә Баулы муниципаль районында «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл «Балалар терроризмга каршы !" логик биремнәр белән уен рәвешендә төркемле дәрес уздырды..
30 октябрь-ул миллионлаган гарипләнгән язмышларны искә алу көне. Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне, ил тарихындагы фаҗигале сәхифәләр, меңнәрчә кеше нигезсез репрессиягә дучар ителгән чорлар турында искәртү.
Шугалак-балалар һәм өлкәннәр өчен менә дигән күңел ачу. Биредә алар үз энергияләрен исраф итергә, үзләренең физик формасын яхшыртырга һәм күңел ачарга мөмкин.
2019 елның 30 октябрендә «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне кысаларында социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә торучы балигъ булмаган балалар белән шул авыр көннәрдәге вакыйгаларны кичергән Сафиуллина Рәхилә Абдулла кызы белән очрашу оештырдылар.
2019 нчы елның 30 нчы октябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган чарага чакырылган иде.
Актаныш картлар йортында һәр көнне иртән тәрбияләнүчеләр лфк инструкторы белән иртәнге гимнастика ясыйлар.