«Бузат чишмәсе» - Чиста су чыганагы, ул һәрвакыт чиста, чишмә суы белән дан тота. Бу уникаль табигать байлыгын саклау - мөһим эш. Әлеге проблеманы хәл итү өчен «Чиста чишмә» акциясе үткәрелде. «Шафкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче «Волонтер» берләшмәсе активистлары чишмә һәм аның тирә-ягын үләннәр, көнкүреш чүп-чарыннан, пластик шешәләрдән чистарттылар. Чишмәгә ярдәм итү - димәк, үз сәламәтлегеңә ярдәм итү, туган җиребезгә табигый байлыкларын саклап калырга булышу.