Мамадыш районының «Надежда» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Көз Патшабикәсе Балы узды

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Көзге каникулларның беренче көнендә приюта тәрбияләнүчеләр арасында Көз Патшабикәсе  Балы булып узды. Балалар тәрбиячеләр Әлфия Исхакова һәм Сәнәбәр Карабаева белән бәйрәмгә актив әзерлек алып бардылар. Барысы да бердәм булып яфраклар кистеләр, костюмнар һәм яшелчә битлекләре әзерләделәр, музыкаль җитәкче Гүзәл Ибраһимова белән концерт номерларын репетицияләделәр, залны бизәделәр.

Алтын тылсымчы балда иң мөһиме иде, аның хөрмәтенә балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Тәрбияләнүчеләр Патшабикә белән уеннар уйнадылар, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр турында  табышмакларга җаваплар бирделәр. Кунак балаларга күчтәнәчләр, тәм-томнар һәм җиләк-җимеш бүләк итте.

Кунактан башка да булмады! Бакчада эшне тәмамлагач бакча Карачкысы да балга килде. Балалар белән бик теләп биеде, «Уңыш җыеп ал» конкурсында катнашты. Әлеге чара җылы атмосферада узды ,балаларның дустанә мөнәсәбәтләрен ныгытты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International