Бүген шәфкать туташы Гибадуллина Римма «Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» социаль хезмәт алучылар өчен «Сак булыгыз грипп»темасына әңгәмә үткәрде.
Авыруның симптомнарытурында һәм гриппны профилактикалауның иң киң таралган, гади һәм үтемле чараларының берсе медицина битлеге булуы турында сөйләде.Аны һәр 2-3 сәгать саен алыштырырга кирәклекне ассызыклап утте,шулай ук, битлекне гриппныпрофилактикалау сыйфатында кабул итәргә кирәк дип сөйләде. Әңгәмәнең йомгаклау өлешендә Римма Василий кызы гриппның үзенең өзлегүләре белән аеруча куркыныч булуын ассызыклады.
Әңгәмәдән соң интернат-йортта яшәүчеләр биктеләп шиповниклы чэй эчтеләр.