2019 нчы елның 31 нче октябрендә Югары Утар балалар йортында тәрбияче Эзекова Э.Р. гадәти булмаган ысул - «яфрак белән төшереп рәсем ясау ысулын» кулланып шөгыль үткәрде.
Дәреснең максаты: балаларны гадәти булмаган рәсем ясау ысулы белән таныштыру. Иҗади фикерләүне, сөйләмне, игътибарны, хәтерне hәм кул чукларының вак моторикасын үстерү. Туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.
Оча яфрак, уйный яфрак
Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме!
Ләбиб Лерон
Тәрбияче апалары балаларга көзге парк буйлап искиткеч һавада, табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп йөрүләрен искә төшерергә тәкъдим итте. Көзге көннәр бик матур. Әйтерсең лә тылсымчы тирә-юньне якты төсләр белән бизәгән. Бүген тәрбияче балаларның үзләренә тылсымчы булырга һәм көзге картинаны ясарга тәкъдим итте. Тәрбияче балаларны рәсем ясауның яңа ысулы белән таныштырды.
- Ә без моны ничек эшләячәкбез соң?- дип сорадылар балалар.
- Яфрак алабыз, аны пумала ярдәмендә буяп куярга кирәк. Аннары, буялган ягы белән кәгазгә салабыз да бармаклар белән баскалыйбыз. Соңыннан яфракны пөхтә генә итеп читкә алып куябыз.
Балалар ак кәгазьгә яфракларның эзләрен бик тырышып төшерделәр.
Шөгыль барышында П.И. Чайковскийның «Ел фасыллары - Көз» музыкасы тын гына яңгырады.
Тәрбияче апалары балаларны тырышлыклары өчен мактады, балаларга шөгыль бик ошады. Бу картиналар белән алар бүлмәне бизәргә уйладылар.
Балалар көзге яфракларның матурлыгын башкаларга да күрсәтергә теләделәр.