ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

     2019 елның 8 ноябрендә  Балык Бистәсе муниципаль районының үзәк хастаханәсендә  өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт дәвамында карау системасын гамәлгә ашыру буенча түгәрәк өстәл узды.

10 ноябрь көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны тыл хезмәтчәне Коробицин Николай Михайлович үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Туган көн-тылсымлы бәйрәм, аны барлык өлкәннәр һәм балалар түземсезлек белән көтә. Бүген, 8 ноябрь көнне, Минзәлә муниципаль районындагы «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты үзенең туган көнен билгеләп үтте. Моннан нәкъ 16 ел элек, 6 ноябрь көнне приют рәсми рәвештә үзенең ишекләрен ачты һәм үзенең беренче тәрбияләнүчеләрен кабул итте. Шушы еллар эчендә приют авыр тормыш хәлендә калган балаларнын туган йортына әверелде.

2019 нчы елның 8 ноябрендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече  Кашапова А.Х. һәм хезмәт буенча инспектор Шаипова Р. И. «Тегүэше» хезмәттернәкләндерүкабинетында «Оста куллар» клубы кысаларында чираттагы дәрес үткәрделәр. Әлеге дәрес  “Электр тегү машинасын эшкә әзерләү» темасына  багышланган иде. 

  2019 елның 7 ноябрь көнендә социаль педагог Гайнетдинова Ф.Т. тарафыннан «Үз куллары белән зоопарк» дип исемләнгән чираттагы дәрес үткәрелде

Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү  үзәгендә зирәкләр һәм акыллылар өчен “Башваткыч” дигән чара узды.

Октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Бу көн лаеклы, зирәк, хөрмәтле, елларга карамастан, нык һәм чыдам кешеләргә багышланган.

Шушы көннәрдә өлкән буын вәкилләре котлаулар кабул иттеләр.

Рангазар авылында яшәүче Әхмиева Мөсәвәрә Хәбибулла кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең директоры һәм өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире  килгән иде. Юбилейга якыннары, туганнары, хезмәттәшләре һәм якын дуслары җыелды.

Сарман авылыннан Маннанова Фәния Сәет кызы да 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хезмәттәшләре юбилярга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Үз вакытында ике хезмәт ветераны да район үсешенә зур өлеш керткән кешеләр.

05.11.2019 елда "Шатлык" приютында тәрбияләнүчеләр өчен музейга экскурсия оештырылды. П. М.Гаврилова. Экскурсиянең максаты: балаларны П.М. Гаврилов тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштыру. Музей хезмәткәрләре балаларны шатланып каршы алдылар. Балалар өчен квест-уен, тематик фильм карау һәм музей буенча экскурсия оештырылды. Балаларга экскурсовод сөйләгәнне тыңлау кызыклы булды. Тәрбияләнүчеләр аннан хәрби вакыт турында зур белем белән китте.

Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “ Бердәм халык һәм бу көч” дип аталган тарих сәгате үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International