10 ноябрь көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны тыл хезмәтчәне Коробицин Николай Михайлович үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Николай Михайлович Пермь өлкәсенең Октябрь районы Югары Сарс авылында туа. Гаиләдә 10 бала була. Әтисе белән өлкән абыйлары сугышка китә. Балачак турында хатирәләр бик авыр-куркыныч ачлык һәм салкынлык.
Сугыш вакытында «Тюшевское»заводында эшли. Николай Михайлович 1945 елда фронтка китә. Сахалин, Куриларны азат итә, Монголиядән алып Манчжуриягә кадәр хезмәт итә. Яраланып, госпитальгә озатыла. Туган авылына әйләнеп кайта алмый, Авыл юк ителә. Документлар да шул ук вакытта юкка чыккан. Берүзе яши башлады. Һәм яңадан ачлык, салкынлык Һәм авыр хезмәт башланды.
Николай Михайлович өйләнә. Аларның уллары туа. Тик хатыны белән улы да киләчәктә чирләрдән үләләр. Николай Михайлович үзе генә кала. Тимер юлында эшли. Һәрвакыт намуслы булуы белән горурлана. Буа интернат-йортында 2014 нче елның августыннан бирле яши.
Николай Михайлович иртәдән бирле котлаулар кабул итә. Юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев котлады.