Бу чара гаилә бәйрәмнәренең традицияләре белән танышу, олылар һәм балалар, яшь һәм өлкән буыннар аралашуы, үзара җылы хисләр тәрбияләү максатыннан оештырылды. Программа бик бай эчтәлекле иде: приютта тәрбияләнүчеләр концерт номерлары әзерләделәр, алар бер генә кунакларны да битараф калдырмады. Приют хезмәткәрләре арасында «Татлы ризыклар парады» дигән аш-су бәйгесе оештырылды. Балалар һәм кунаклар тәм-томнарны татып карадылар, сый-нигъмәтләрне бәяләделәр һәм иң тәмле ризыкны сайлап алдылар. Приютта тәрбияләнүчеләр һәм кунаклар өчен бәйрәм күчтәнечлере белән кичке аш үткәрү - күңелле сюрприз булды. Гадәттәгечә, бәйрәмгә бик күп кунаклар килә, һәм бу бәйрәм дә искәрмә түгел. Балаларга бәйрәмгә Мөслим районыннан әти-әниләр һәм социаль яклау вәкилләре килгән иде. Шулай ук Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортыннан кунаклар коймак ясау буенча «Кайда коймак - шунда без» дигән мастер-класс белән килделәр. Эби-бабайларнын костюмнары һәм балаларга карата яхшы мөнәсәбәтләре коймакларны балаларга мостәкыйль рәвештә пешереп алырга мөмкинлек бирде. Бәйрәм сценариясе, залнын бизәләше, балаларның һәм кунакларның күңелле кәефе тантаналы һәм эмоциональ булды!