2019 елның 7 ноябрь көнендә социаль педагог Гайнетдинова Ф.Т. тарафыннан «Үз куллары белән зоопарк» дип исемләнгән чираттагы дәрес үткәрелде. Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге территориясендә үткәрелгән бу дәрес балаларның иҗади һәм коммуникатив сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Дәресләрнең тематикасы балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып сайлана һәм уен, хезмәт һәм укуны берләштерүне күздә тота.