Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Өлкән гражданнарга хөрмәт күрсәтү»

2019 елның 8 ноябре, җомга

Шушы көннәрдә өлкән буын вәкилләре котлаулар кабул иттеләр.

Рангазар авылында яшәүче Әхмиева Мөсәвәрә Хәбибулла кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең директоры һәм өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире  килгән иде. Юбилейга якыннары, туганнары, хезмәттәшләре һәм якын дуслары җыелды.

Сарман авылыннан Маннанова Фәния Сәет кызы да 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хезмәттәшләре юбилярга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Үз вакытында ике хезмәт ветераны да район үсешенә зур өлеш керткән кешеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International