Бердәм халык һәм бу көч

2019 елның 8 ноябре, җомга

     Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “ Бердәм халык һәм бу көч” дип аталган тарих сәгате үтте.

     Культорганизатор Кузнецова Э.Н. яшәүчеләргә һәр кеше үзенең туган иленең башлангычын,үткәнен белергә, Ватанын яратырга тиеш дип сөйләде.        

     Чарада катнашучылар Бөек Русь буенча ”мавыктыргыч сәяхәт”  ясадылар, гореф- гадәтен, мәдәниятен, сәнгатен күзәттеләр. Шулай ук бәйрәмнең барлыкка килүен, Ватан тарихының бөек сәхифәләре хакында, кардәшлек һәм бердәмлек булганда гына төрле каршылыкларны җиңеп булуын белделәр.

     Катнашучыларга слайд-презентация әзерләнгән иде, ул 1612 нче елгы вакыйгаларга багышланган иде.

     Чара азагында барлык катнашучыларны чын күңелдән бәйрәм белән  котлап, яхшылык, дуслык һәм тынычлык теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International