Инновацион уен технологияләр балалар өчен генә түгел, инвалид балар өчен генә дә түгел , ә бәлки инвалид өлкәннәр белән дә актив эш итү өчен ясалган?
2019 нчы елның 15 нче ноябрендә «"Өлкән кешене кабул итү гаиләсе»» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе психологы Сайфуллина Альбина Мозартика белән уен терапиясе үткәрде.
Конструирование - балалар эшчәнлегенең бер төре, аның барышында нәниләр төрле корылмалар һәм эшләнмәләр ясыйлар, предметлар дөньясы күренешләрен һәм табигать объектларын чагылдыралар. Аның максатлары:
• балаларның конструкцияләүгә һәм модельләштерүгә кызыксынуларын арттыру;
• балаларның иҗади потенциалын үстерү;
• мәктәпкәчә яшьтәге балаларга иҗади эшчәнлек аша әйләнә-тирә дөньяга карата үз карашыңны белдерү мөмкинлеге бирү.
Ирекле кеше Андрей Сахаров
Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 15нче ноябрьдә өлкән яшьтәге балалар өчен тәрбияче Гарипова Р.Ш. күренекле галим, академик, Нобель премиясе лауреаты, хокук яклаучы Андрей Дмитриевич Сахаров язмышына багышланган интеллектуаль танып-белү чарасы үткәрде.
Балалар,А.Д. Сахаровның шәхесе һәм язмышы, аның иҗтимагый-сәяси карашлары, хокук саклау эшчәнлеге турындагы фильмны карагач, күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Тирән гуманистик карашлы, югары әхлакый принциплы кеше А.Д. Сахаров һәрвакыт эчкерсез һәм намуслы кеше булып кала.
А.Д. Сахаровны, күренекле җәмәгать эшлеклесе, зур галим - физик, кеше хокуклары өчен кыю көрәшүче буларак бөтен дөнья белә. Андрей Дмитриевич үз вакытында әйткән сүзләре күбесе инде тормышка ашты, әмма Андрей Дмитриевич Сахаровның юлыннан барырга курыкмаучыларга әле күп эшләр башкарасы бар.
14 ноябрь көнне "Гнездышко" социаль приютында тәрбияләнүчеләргә кунакка волонтерлар килде. Бу юлы алар - КНИТУның 1 һәм 2 курс студентлары иде.
14 ноябрьдә, Бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көне кысаларында, «Гнездышко» социаль приютында өлкән төркем тәрбияләнүчеләре өчен «Шикәр диабеты. Җиңү юллары» дип исемләнгән мәгълүмати – профилактик чара узды. Максаты - балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту.
«Бергә күңеллерәк» клубы кысаларында Балтачның «Наз» үзәге белгечләре 2019 нчы елның 14 нче ноябрендә Әниләр көненә багышланган «Иң яратканыма» дигән мастер – класс үткәрделәр.
Балигъ булмаганнар 2 төркемгә бүленделәр. Өлкән төркем өчен социаль педагог Наталья Закирова лекотекада балчыктан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрде, ә кече төркем өчен психолог Анна Михайлова сенсор бүлмәсендә релаксация шөгыле үткәрде. Билгеләнгән вакыттан соң, төркемнәр урыннарын алмашты. Әлеге балалар белән киләсе очрашу декабрьдә уздырылырга дип планлаштырыла һәм ул Яңа елга әзерлеккә багышланачак.
2019 нчы елның 14 нче ноябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Гыйльметдинова Гөлчәчәк Хөсәен кызы “Ябалак өе” ндә уенлы күңел ачу чарасы үткәрде.
.jpg)
2019 елның 13 ноябрендә «Игелек көне» акциясе кысаларында һәм «Әниләр көне» алдыннан Әтнә муниципаль районының «Изгелек» үзәге белгечләре карамакта торучылар өчен К. Тинчурин исемендәге театрга баруны оештырдылар. Әлеге мөмкинлек Казан шәһәренең «Наз» хәйрия фонды һәм район башкарма комитеты тарафыннан тудырылды. Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр һәм өлкәннәр Ш.Фәхретдиновның «Алтын көз» пьесасы буенча куелган искиткеч спектакль карадылар. Театрга килүчеләр барысы да актерларның уйнавыннан һәм спектакльнең куелышыннан канәгать калдылар. Азактан фонд җитәкчесе Нурания Фирдабай кызы чарада катнашучыларга бүлмә гөлләре бүләк итте. Тамашачылар күтәренке күңел һәм яхшы кәеф белән таралдылар.
14.11.2019, пәнҗешәмбе. Тукай районының картлар hәм инвалидлар интернат - йортында шәфкать туташы Саитгараева З.Н. тарафыннан шикәр чире, авыруның вакытында дәваламаганлыктан килеп чыгыу сәбәпләре, билгеләре, дәвалану ысуллары, диабетны кисәтү турында сөйләшү үткәрелде. Социаль хезмәт алучылар үзләрнең сорауларын бирделәр һәм сәламәт яшәргә, тәмәке тартмаска, саф һавада күбрәк булырга кирәк икәнен аңлап таралыштылар.
8 ноябрь көнне «Берёзка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә композитор Александра Пахмутованың 90 яшьлегенә багышланган «Жырлый торган хатын-кыз»» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.