«Җырлый торган хатын-кыз»

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

 8 ноябрь көнне «Берёзка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә композитор Александра Пахмутованың 90 яшьлегенә багышланган «Жырлый торган хатын-кыз»» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Китапханәче Дания Хисамова, кичәне башлап, 9 ноябрьдә талантлы композитор Александра Николаевна Пахмутовага 90 яшь тулуын, аның музыкасында берничә буын үсеп чыгуын әйтте. Ул өч дистә фильм, 12 зур сюит, концертлар, вокал цикллары һәм кантатлар, ә иң мөһиме – партия чараларында, төзелешләрдә, олимпиадаларда һәм бию мәйданчыкларында яңгыраган 400дән артык җыр язган. Аның җырлары илнең көндәлек, көнкүреш һәм бәйрәмнәренең тавышлы юлына әйләнде.

Аннан Дания Мәгъсүм кызы Александра Пахмутованың биографиясе белән таныштырды, әдәбиятка блиц-күзәтү үткәрде, аның тормышы һәм иҗаты турында видеофильмнар һәм «Надежда», «Птица счастья», «Я не могуиначе» һ.б. танылган җырларның видеоклипларын күрсәтте. Ял итүчеләр җырларга  кушылып җырладылар.

Чарада 40 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International