14 ноябрьдә, Бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көне кысаларында, «Гнездышко» социаль приютында өлкән төркем тәрбияләнүчеләре өчен «Шикәр диабеты. Җиңү юллары» дип исемләнгән мәгълүмати – профилактик чара узды. Максаты - балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту.
Тәрбияче Ольга Никитина чараны медицина темасына багышланган табышмаклардан башлады, аның актуальлеген күрсәтте. Чарага табиб – педиатр Алсу Скачкова чакырылган иде, ул балаларга мәкерле авыру, аның сәбәпләре, профилактика чаралары турында җентекләп сөйләде.
Дәрес ахырында «Шикәр авыруы - хөкем карары түгел. Хәрәкәт - ул тормыш» дигән девизы астында күңелле уенннар узды.