Конструирование - балалар эшчәнлегенең бер төре, аның барышында нәниләр төрле корылмалар һәм эшләнмәләр ясыйлар, предметлар дөньясы күренешләрен һәм табигать объектларын чагылдыралар. Аның максатлары:
• балаларның конструкцияләүгә һәм модельләштерүгә кызыксынуларын арттыру;
• балаларның иҗади потенциалын үстерү;
• мәктәпкәчә яшьтәге балаларга иҗади эшчәнлек аша әйләнә-тирә дөньяга карата үз карашыңны белдерү мөмкинлеге бирү.