Менделеевск районы "Өмет Яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру уңаеннан эш дәвам итә. "Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе"нең чираттагы дәресендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны өйдә караучылар өчен "ВИЧ/СПИД-һәркемнең проблемасы!" лекциясе укылды.
2019 елның 15 ноябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Урманда үз – үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре” дигән профилактик әңгәмә үткәрелде.
Яңа Чишмә районында “Олы буын” федераль проекты кысаларында “Демография” милли проекты буенча, авыл җирендә яшәүче 65 һәм аннан да өлкәнрәкләрне Яңа Чишмә район хастаханәсенә илтү чаралары дәвам итә .
Бөтенроссия призывник көнен «Гнездышко» социаль приюты тәрбияләнүчеләре конкурс ярышлары белән билгеләп үттеләр.
12 ноябрь көнне «Чирмешән картлар һәм инвалидлар интернат - йорты» нда «Синичкин көне» дип исемләнгән чара узды (кышлаучы кошларга ярдәм итү көне).
Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә «Безнең йортыбыз - Татарстан» дип исемләнгән фотокүргәзмә узды. Аны социаль педагог Тамара Тимофеева әзерләде. Элеге күргәзмә ТАССРның 100еллыгын билгеләп үтү кысаларында узды. Чараның максаты туган як, аның тарихы, мәдәнияты белән якынрак танышу, Туган илгә карата мәхәббәт хисе уяту.
12 нче ноябрь көнне, Питрәчтә буласы концерты алдыннан, Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты Салават Зәки улы Фәтхетдинов һәм Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Миңнехан улы Кашапов безнең приютта кунакта булдылар. Салават Зәки улы буш кул белән килмәгән иде, ул приютка, балалар өчен савыт-саба бүләк итте. Ә безнең балалар, Халык артистына үз концертларын тәкъдим иттеләр. Салават Зәки улы балаларны игътибар белән тыңлады һәм артист һичшиксез микрофон белән чыгыш ясарга тиеш, диде. Ул приютка музыкаль аппаратура бүләк итәргә вәгъдә бирде.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Арча шәһәренең 90 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында Арча «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен Арча шәһәре буйлап экскурсия оештырылды.
Инновацион уен технологияләр балалар өчен генә түгел, инвалид балар өчен генә дә түгел , ә бәлки инвалид өлкәннәр белән дә актив эш итү өчен ясалган?
2019 нчы елның 15 нче ноябрендә «"Өлкән кешене кабул итү гаиләсе»» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе психологы Сайфуллина Альбина Мозартика белән уен терапиясе үткәрде.
"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова, 1 нче номерлы китапханә хезмәткәре Дарья Миронова белән берлектә Халыкара толерантлык көненә багышланган "Толерантлык ул-тынычлыкка юл" дигән темага мәдәни - агарту чарасы үткәрделәр.