2019 нчы елның 14 нче ноябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йортының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Гыйльметдинова Гөлчәчәк Хөсәен кызы “Ябалак өе” ндә уенлы күңел ачу чарасы үткәрде.
Максатлар: Балаларда күтәренке кәеф булдыру, эмоциональ кабул итүләрен устерү. Игътибарлылык, хәтер, фикеләү һәм кузаллауларын устерү
Көндәлек диярлек безнең балалар “Ябалак өе”дә кунак булалар. Алар анда бик теләп һәм яратып йориләр. Балаларны анда матур атынгычлар кызыксындыра. Тәрбияче апалары ярдәме белән алар анда төрле кызыклы күңел ачу уеннары уйныйлар. Ябалакта кунакта булганда балаларга бигрәк тә “Игътибарлы бул” уены ошый һәм алар шактый гына канәгатьләнү хисләре алалар. Куелган максатка тулаем дәрәҗәдә ирешелде. Балалар бик канәгать калдылар.