14 ноябрь көнне "Гнездышко" социаль приютында тәрбияләнүчеләргә кунакка волонтерлар килде. Бу юлы алар - КНИТУның 1 һәм 2 курс студентлары иде. Студентлар балалар өчен «Диңгез сәяхәте» исеме астында уеннар, конкурслар һәм биюләр белән күңел ачу чарасы оештырдылар. Чараның максаты: дуслык һәм бердәмлек формалаштыруга ярдәм итү. балаларга да бүләкләр тутырылган пакетлар тапшырылды. Өлкәннәр дә, балалар да бер-берсе белән аралашудан канәгать калдылар.