Ирекле кеше Андрей Сахаров
Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 15нче ноябрьдә өлкән яшьтәге балалар өчен тәрбияче Гарипова Р.Ш. күренекле галим, академик, Нобель премиясе лауреаты, хокук яклаучы Андрей Дмитриевич Сахаров язмышына багышланган интеллектуаль танып-белү чарасы үткәрде.
Балалар,А.Д. Сахаровның шәхесе һәм язмышы, аның иҗтимагый-сәяси карашлары, хокук саклау эшчәнлеге турындагы фильмны карагач, күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Тирән гуманистик карашлы, югары әхлакый принциплы кеше А.Д. Сахаров һәрвакыт эчкерсез һәм намуслы кеше булып кала.
А.Д. Сахаровны, күренекле җәмәгать эшлеклесе, зур галим - физик, кеше хокуклары өчен кыю көрәшүче буларак бөтен дөнья белә. Андрей Дмитриевич үз вакытында әйткән сүзләре күбесе инде тормышка ашты, әмма Андрей Дмитриевич Сахаровның юлыннан барырга курыкмаучыларга әле күп эшләр башкарасы бар.