Татарстанның Халык артисты Салават Зәки улы Фәтхетдиновның «Шатлык " приютына визиты».

2019 елның 15 ноябре, җомга

12  нче ноябрь көнне, Питрәчтә  буласы концерты алдыннан, Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты Салават Зәки улы Фәтхетдинов һәм Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Миңнехан улы Кашапов безнең приютта кунакта  булдылар. Салават Зәки улы буш кул белән килмәгән иде, ул приютка, балалар өчен савыт-саба бүләк итте. Ә безнең балалар,  Халык артистына үз концертларын тәкъдим иттеләр. Салават Зәки улы балаларны игътибар белән тыңлады һәм артист һичшиксез микрофон белән чыгыш ясарга тиеш, диде. Ул приютка музыкаль аппаратура бүләк итәргә вәгъдә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International