Менделеевск районы "Өмет Яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру уңаеннан эш дәвам итә. "Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе"нең чираттагы дәресендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны өйдә караучылар өчен "ВИЧ/СПИД-һәркемнең проблемасы!" лекциясе укылды.
Дәреснең максаты - авыруларны профилактикалау турында белем дәрәҗәсен арттыру, ВИЧ - йогышлы чирне кисәтү чаралары белән таныштыру.
Үзәк хезмәткәрләре гражданнарга ВИЧ һәм СПИД төшенчәләрен билгеләүне, авыруның барлыкка килү тарихын, башкаларга күчү юлларын һәм стадияләрен, ВИЧың клиник күренешләрен һәм диагностикасын искә төшерделәр. Гражданнарга авыруларны караганда ничек чирне йоктырмаска икәнлеге турында сөйләделәр.