"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова, 1 нче номерлы китапханә хезмәткәре Дарья Миронова белән берлектә Халыкара толерантлык көненә багышланган "Толерантлык ул-тынычлыкка юл" дигән темага мәдәни - агарту чарасы үткәрделәр.
Чараның максаты: "Толерантлык" төшенчәсен аңлау һәм бу төшенчәне формалаштыру, Рәсәй җәмгыятендә экстремизмны профилактикалау.
Белгечләр, видео-презентация һәм аңлатмалардан файдаланып, социаль хезмәт алучыларны «толерантлык» төшенчәсе белән таныштырдылар һәм толерантлыкны ачыклаучы сыйфатлар турында сөйләделәр. Планетада яшәүче халыкларның лаеклы яшәргә хокуклары барлыгын, кабатланмас шәхес булуларын, физик, яшь, дини яктан аерма булуларына да карамастан, бер-береңне ихтирам итәргә кирәк икәнлеген билгеләп үттеләр. Катнашучылар сабырлык, түземлелек аермасы турында фикер алыштылар һәм видео-материаллар карадылар.
Катнашучылар толерантлык тәртибе турындагы белемнәрен фото-викторина ярдәмендә ныгыттылар һәм үзләренең аңлау дәрәҗәләрен билгеләп үттеләр. Җаваплар арасында, яхшылык, мәхәббәт, юл кую сәләте, аеруча якыннарга карата сабырлык, төрле халыкларның гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә хөрмәт, игътибарлы булу, башкаларны аңларга һәм аларның фикере белән санлашу кебек вариантлар да бар иде.
Чара кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Социаль хезмәт алучылар фикер алышуда актив катнаштылар һәм әлеге теманың барлык өлкәннәр һәм балалар өчен мөһимлеген билгеләп үттеләр.