2019 елның 15 ноябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Урманда үз – үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре” дигән профилактик әңгәмә үткәрелде.
Әңгәмәнең максаты булып балаларны үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру һәмаларны практикада дөрес кулланырга өйрәтү торды.Әңгәмә барышында балаларга күрсәтмә материаллар таратылды һәм алар шуның буенча сорауларга җавап бирделәр. Табигатьтә нәрсә эшләргә ярый, нәрсә ярамый дигән төшенчәләргә аңлатма керттеләр һәм практикада ныгытырга сүз бирделәр. Әти – әниләр дә актив катнашты, сорауларга төгәл җавап бирделәр. Чарада барлыгы 23 кеше катнашты.