Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” "Арча шәһәре белән танышу" экскурсиясе

2019 елның 15 ноябре, җомга

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Арча шәһәренең 90 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында Арча «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен Арча шәһәре буйлап экскурсия оештырылды.

    Оештыручылар алдан ук «Зур Россияянең  кече  бер почмагы " дип аталган сәяхәт маршрутын уйлап куйганнар иде , аның максаты-үзәктә тәрбияләнүче балаларны һәм аларның ата-аналарын, бигрәк тә безнең үзәккә башка районнардан килүчеләрне -шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштыру.

      Арча җиренең күп гасырлык тарихы бар. Арча районы-Татарстан Республикасының иң зур районнарының берсе. Татар милли сәнгатен һәм мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән күп кенә бөек кешеләр шушы җирдә туып-үскән. Бу факт бу шәхесләр һәм туган як тарихы турында сөйләүче күп кенә музей - йортлар барлыкка килүгә бәйле. “Экскурсовод –тәрбиячеләр " автобуста ук Арча тарихы турында сөйләделәр һәм һәр объектка килеп, әлеге истәлекле урын белән таныштырдылар. Балаларның эмоцияләре буенча  экскурсия аларга бик ошады. Алар Арча шәһәре турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр.

         Белгечләр сүзләренә караганда, мондый экскурсияләр туган якка, шәһәргә карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләргә, уртак карашны киңәйтергә, күзәтүчәнлекне, уңай хис-кичерешләрне уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International