Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә «Безнең йортыбыз - Татарстан» дип исемләнгән фотокүргәзмә узды. Аны социаль педагог Тамара Тимофеева әзерләде. Элеге күргәзмә ТАССРның 100еллыгын билгеләп үтү кысаларында узды. Чараның максаты туган як, аның тарихы, мәдәнияты белән якынрак танышу, Туган илгә карата мәхәббәт хисе уяту.
Күргәзмәдә күпбалалы һәм авыр хәлдә калган социаль хезмәт алучы гаиләләрнең фотоэшләре урын алды. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләк һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Фотокүргәзмәне йөз илледән артык кеше карады.