ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортында прокурор ярдәмчесе Ишматов А. белән очрашу булып узды

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр эшче һөнәрләр елы кысаларында “Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә” булып кайттылар. Балалар тракторчы, авыл хуҗалыгы производствосы машинисты, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе белгече, пешекче-кондитер, автотранспортка техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау белгече һөнәрләре белән таныштылар.

2019 елның 19 ноябрендә Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында, «Кайда үлем белән сату итүләрен хәбәр ит» Бөтенроссия акциясе кысаларында, балигъ булмаган балалар белән шәһәр үзәк хастаханәсе наркологы Гәрәйшин Ринат һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча белгеч Әгъзәмова Энҗе белән очрашу  узды .

Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү  үзәгендә 19 ноябрьдә үзәк педагоглары яшь тамашачыларга һәм аларның әти-әниләренә «Доктор Айболит» курчак спектаклен тәкъдим иттеләр, анда 37 инвалид бала һәм 15 ата-ана катнашты.

Без барыбыз да беләбез, балага мәдәни-гигиена күнекмәләре өйрәтү мөһим. Тик бу хакта тәрбиячеләр яки ата-аналар сөйләү - бер эш, ә янына авыру урман җәнлекләре килгән Доктор Айболит белән төлке-шәфкать туташы искә төшерсә,  бөтенләй башкача кабул ителә.

Балалар эче авырткан аюны, теш чистартырга яратмаган Хрюшаны, тамагы авытркан куянны һәм башкаларны күрделәр. Табиб бөтен җәнлекләргә дә дәвалау  билгели һәм алга таба спорт белән шөгыльләнергә һәм чыныгырга киңәш итә.

 Балалар залда тамаша караганда, Доктор Айболит һәм Төлке белән килештеләр, актив катнаштылар. Җәнлекләргә иртәнге гимнастика комплексын күрсәттеләр, аларга сәламәт булырга ярдәм итәчәк кагыйдәләрне дә аңлаттылар. Әлеге чара бик кызыклы, мавыктыргыч булды һәм балаларга бик ошады.

Байлар Сабасы халкын сәламәт яшәү рәвеше алып баруга этәрү максатыннан, активистлар уз алдына тиешле вакытта профилактик медицина тикшеренүен үтү, диспансерлаштыруны узарга кирәклеге турында сөйләү һәм физик активлыкны күтәрү максатын куйды. Элбэттэ, болар барысы да сәламәт һәм бәхетле тормыш юлында мөһим факторлар булып торалар.

Шул уңайдан 19 ноябрьда «Кайгырту» волонтерлык хәрәкәте активистлары «ВИЧ/СПИД ка юк» акциясен башлап җибәрде. Волонтерлар Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә “Сәламәтлек- безнең кулларда!” темасына социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар белән лекция үткәрделәр. Активистлар сәламәт яшәү рәвеше алып бару, үз сәламәтлегеңне кайгыртунын эһэмиятен; ВИЧ-инфекцияле, СПИД белән авыручыларга карата яхшы мөнәсәбәттә булу турында сөйләделәр.

Акцияне дәвам итеп волонтерлар Байлар Сабасы урамнарына чыктылар, сәламәт яшәү рәвеше темасына шәхси әңгәмәләр, анкеталар үткәрделәр, сәламәт яшәү рәвеше турында белешмәлекләр тараттылар. Волонтерлар халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып бару идеясе белән рухландырдылар, сәламәтлекләрен саклау буенча төп күнекмәләрне алырга ярдәм иттеләр.

Аксубай районының  «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Ориент» эзтабарлар отряды чакырылган иде. 

            Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Козлов Михаил Васильевич 92 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул  итә. Юбилярны котларга Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Сөләйман улы Шәйхисламов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рәшидә Рәшит кызы Сәхәбиева, район ветераннар советы рәисе Эльгиза Мөхәммәт кызы Фәйзуллина килгән иде. Кунаклар юбилярга район башлыгы исеменнән котлау һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

2019 елның 19 нчы  ноябрендә " Мәрхәмәтлек» бүлегендә тәрбияче Тимергалиева Л.Х. «Бала күзлегеннән Ана образы» дигән темага рәсем конкурсы үткәрде.

   Максат:

- әнигә мәхәббәт хисен сәнгать (рәсем, әдәбият) әсәрләре аша тәрбияләргә.

        2019 нчы елның 18 нче ноябрендә Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова тарафыннан «Мультфильмнарда хокук бозулар» мультфильмы күрсәтелде.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International