Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Козлов Михаил Васильевич 92 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итә. Юбилярны котларга Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Сөләйман улы Шәйхисламов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рәшидә Рәшит кызы Сәхәбиева, район ветераннар советы рәисе Эльгиза Мөхәммәт кызы Фәйзуллина килгән иде. Кунаклар юбилярга район башлыгы исеменнән котлау һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.